Оценить:
 Рейтинг: 0

Ихтимал…

Год написания книги
2021
Теги
1 2 3 >>
На страницу:
1 из 3
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
Ихтимал…
Г?лф?ния Мирс?етовна Н??миева

Бу повестьта ?инаять т?, хыян?т т? юк. Биред? яхшы гам?лл?р, матур хыяллар бар. Буыннар б?йл?неше бар. Биред? чынбарлык фантастика бел?н кушылып кит?. ХХII гасырда яш??че т?п герой егерменче ??м егерме беренче гасырларга с?ях?т ит?. ?йд?гез, без д? аны? бел?н еллар ??м юллар ?тик, гасырлар кичик.

Г?лф?ния Н??миева

Ихтимал…

Б?лки, шулай булыр,б?лки, башкачарак.

К?пк? алданрак булуы да ихтимал яки бераз со?рак.

Б?тенл?й булмаска да м?мкин.

***

00111122…12011021… Бу цифрлардан т?мам туйды Т?хф?т, га?из булды. Йокымсырап кына кит?, к?з алдында шулар сикереш?. Сикер?л?р, биил?р д?, билгеле бер т?ртип бел?н тезелеп, саннар ясап куялар. Араларына нокталар да килеп кысыла. 21012101… 21.01.2101. Н?рс? бу, ни а?лата?..

Кил?се ?омга к?н датасы бит бу! Х?зер инде т?нге икел?р тир?седер, ч?рш?мбе башланды диг?н с?з, ике т??лект?н кимр?к вакыт калып бара. Ниг? гел шул саннар биеш? к?з алдында, ниг? Т?хф?тк? т?н йокысы бирмил?р? Н?рс?дер буламы ул к?нне, декабрьд? к?рг?н теге т?шл?р бел?н б?йлеме? Шулаймы? Булыр да, ?з гомеренд? мо?а кад?р бары тик бер тапкыр т?ш к?рг?н Т?хф?т бу юлы атна буе т?ш к?рде бит. ?иде к?н, д?реср?ге, ?иде т?н р?тт?н. ?ле ?итм?с?, бу т?шл?р бер-берсе бел?н б?йл?нешле кебек.

Йоклый алмыйча аптыраган Т?хф?т торып утырды. ?релеп кен? ?ст?л лампасын кабызмакчы иде, ул кабынмады. Т?хф?т к?лемсер?п куйды: т?шл?рд? бу турыда х?б?р булмаган иде кебек. Ярый, очраклы х?лдер. Ул т?р?з? т?бенд?ге лампаны алып, ?ст?лг? куйды да кабызып ?иб?рде. Монысы яна инде, монысы ??й буе кояштан энергия ?ыеп утырган, шуннан бирле кабызылмаган лампа. Т?хф?т кулына кал?м алды, бер битен? д? берн?рс? д? язылмаган калын д?фт?рен ачты. Бу д?фт?рг? егерме ел бар инде, м?гаен, к?бр?ктер д?. Кал?м тотмаганга да шулай. ? ни ихтыя? аны тотарга! Телекомп ??рчак кулда, кир?к булса – кес?д?, кир?кс? – ?ст?лд?. Шунда язасы? да, сызасы? да, шуннан гына укыйсы? да. Т?хф?тне? ?би-бабаларыны? телефон, телевизор, компьютер диг?н н?рс?л?ре аерым-аерым да булган ?ле. Т?хф?тне? ?нисе д? м?кт?п елларында кулланган. ? мен? алтмышынчы елларда телекомп диг?н ?айланма чыгара башлагач, ?кренл?п шу?а к?чеп бетк?нн?р. ?айлы н?рс? ул. ?зе компьютер кебек зур, ?зе телефон кебек кечкен?. Зурайтып ??еп стенага элеп куясы? да, диванга сузылып ятып, кино карыйсы? – телевизор. Т?ш?мг? беркетс?? д? була. Д?ртк? б?кл?п, форматын ?зг?рт?се? д? ?ст?лг? куясы? – компьютер, тел?г?н эше?не эшл?. Бер?р кая ?ыена башласа?, кеп-кечкен? футлярга сыярлык итеп калдырасы? да, кес??? яис? сумка?а салып, ?зе? бел?н аласы? – телефон. ?зе?н?н калдыру ?ич ярамый: б?тен д?нья шунда. Кемн?р бел?ндер с?йл?шерг? кир?к булса да, я?алыкларны карап алырга, роботларга эш кушарга кир?к булса да, телекомпсыз булмый.

Шулай. 33 яшен тутырган Т?хф?тне? гомере шул телекомп бел?н, шуны? ян?ш?сенд? бара. Д?фт?рг? язуны? кир?ге бармы инде шулай булгач?! Т?хф?тл?р м?кт?пк? д? биш кен? ел й?рдел?р, калган биш елын ?йд?н торып кына укыдылар. Элеккед?н килг?н традиция дип, аларны кал?м бел?н язарга м?кт?пт? ?йр?ттел?р. Ата-аналар арасында карышып маташучылар да булган ?ле: ниг? кир?к, телекомп бар бит, балалар гомерг? д? кал?м тотып язып утырмас, диючел?р. ?мма м?кт?п м?кт?п инде ул, ?йр?ттел?р. Т?хф?т ?зе матур гына яза иде. Карт ?бек?е Г?лзир? гел ?йт? торды, ?йр?н, улым, комачауламас, борынгылардан килг?н н?рс?л?р ??рчак файдага була ул, дип. Бу д?фт?рне д? шул ?бисе б?л?к итк?н иде бугай ?ле. Кыйбатлы н?рс? ул х?зер. Андый д?фт?р-кал?мн?рне? ха??те бик булмагач, аларны артык к?п чыгармыйлар, тышлыкларын да бик зинн?тл?п эшлил?р. Кеше б?л?кк?-мазарга алгалый.

Б?л?к д?фт?р бел?н ?зе алган кал?мне тотып, Т?хф?т ?ст?л янына килеп утырды. Язып карарга булды. Нурания ?бисе башта ук ?йтк?н иде а?а: “Язып куй ?ле т?ше?не, тикм?г? т?гел бу”, – диг?н иде. Шул вакытта ук кир?к булган. Х?зер бераз онытылмадылар мик?н?

***

Т?хф?тне? д?фт?ренн?н.

2100 елны? декабрь аенда мин ?иде т?ш к?рдем, ?иде т?н р?тт?н. Мо?а кад?р бары бер тапкыр т?ш к?рг?нем бар иде. Бик к?пт?н булган х?л инде, ?ле ми?а тугыз яшь кен? булган ул вакытта – ? мин ул т?шне ?аман х?терлим. Бик р?х?т булган иде шул. 2076 елны? ??е иде (ми?а тугыз яшь тулып ?итм?г?н д? булган ик?н ?ле). Карт бабакай Вакыйфка сикс?н биш тулды. ?биемне? ?тисе ул Вакыйф бабай, ?ни а?а бабай дип энд?ш?, мин бабакай дип й?рт?м. ?ни бел?н ?би бабакайга н?рс? б?л?к итик дип баш ваталар. “Мине Байсуга алып кайтыгыз ?ле, балалар. Шунда ике-?ч к?н торып килс?м, и? зур б?л?к шул булыр иде”, – диде бабакай. Га??п инде! Вакыйф бабакай ?лл? нич? тел бел?, ?итмеш яшен? кад?р т?р?ем?че булып эшл?г?н. Д?ньяны? нинди ген? илл?ренд? булмаган ул! ? х?зер мен? якын гына юлга да ?зе ген? чыгып китми. ?н? х?зер ниндидер Байсу турында с?йл?п утыра. Б?л?к итеп шунда кайтуны сорагач, гад?ти ?ир т?гелдер инде ул…

?нием табиб минем, эшенн?н тел?с? кайчан китеп й?ри алмый. Шу?а к?р? мондый б?л?кне ясау бабакайны? кызына – ?бием Нуранияг? калды. ?биг? ул вакытта 52 яшь, ул да эшли ?ле. Ул рестораннар ху?асы. ?мма ул эшен к?бр?к телекомптан гына алып бара. Аны? аш-су осталары б?тен илг? танылган, ч?нки алар – кешел?р. Х?зер к?п ?ирд? ризыкны роботлар ?зерл?г?н заманда, ?бине? рестораннарында чын кешел?р пешер?. ?йг? китерерг? заказлар булганда, илтеп бир?чел?ре ген? роботлар. Бу рестораннарда ясалма ит, ясалма он да кулланмыйлар. Шу?а к?р? ашарга кил?чел?р д?, заказ бир?чел?р д? к?п. ?би ашчылар янына барып кайткалый, ки??ш-к?рс?тм?л?рен бир?. Аны? эше ?айга салынган.

Без юлга чыктык. Вакыйф бабакай автолётта й?рерг? яратмый, шу?а к?р? гад?ти автомобиль бел?н кайтабыз. Мин бабакайны аптыратам:

– Бабакай, Байсу еракмы?

– Ерак т?гел, улым, 400 километрдан артыграк.

– Байсуда ямьлеме?

– Д?ньядагы и? ямьле урыннарны? берсе.

Бабакай д?ньяны? кайсы гына иленд? булмады ик?н? Минем д? ?ти-?нием бел?н Венада, Прагада, тагын ?лл? нинди ш?п ш???рл?рд? булганым бар. ?зебезне? Казан да бик матур. Байсу алардан ямьлер?к булып чыгамы?..

– Бабакай, Байсу ниг? Байсу?

– Мен? ?зе? к?рерсе? ?ле, улым. Кайтып ?итк?ч а?ларсы?. А?ламаса?, ?зем с?йл?рмен тагын.

– Казанга кайткачмы?

– Байсуга кайткач.

– Без Байсуга барабыз бит, кайтмыйбыз.

– Кайтабыз, улым…

Вакыйф бабакай бик дулкынлана иде. Тулып ?итм?г?н тугыз яшьлек акылым бел?н мин моны ул чакта а?лап бетерм?с?м д?, к??елем бел?н тоеп бардым. ?би н?рс?л?р кичерг?ндер, анысын белмим. Ул да б?л?к?й чакта Байсуда бернич? тапкыр булган ик?н. А?а к?з салгалап алам: машинаны? команда кнопкаларына т?ртк?л?п, телекомпын караштырып бара.

Байсуга килеп ?иттек. Кайтып.

– ?ч с?гатьк? якын килдек, – диде ?би.

– Элек биш с?гать чамасы кайта торган идек, – диде Вакыйф бабакай.

?би телекомпына карап алды да:

– М?сафирхан? бар ик?н, – диде. – Х?зер шунда барабыз.

Ике катлы агач йорт янына килеп туктадык. Машинадан чыккач, мин аптырап калдым.

– Бабакай, ? Байсу кайда со??

– Байсуда басып торасы?, улым.

Мин аяк астына карап алдым. Анда – ямь-яшел чир?м. Бабакай кулларын як-якка ??еп ?иб?рде, елмайды, к?злеген салып, к?зл?рен с?ртк?л?де.

– Син и? ямьле ?ир диг?н иде?! – дидем мин, еламсырап.

– К?рерсе? син аны? ямен, балакаем, а?ларсы?. Б?ген, ирт?г? к?рерсе?. Б?лки, со?рак а?ларсы?.

М?сафирхан?нг? кереп урнаштык, юындык, ашап алдык.

– Ятып ял итик бераз, – диде ?би.

– Юк, кызым, й?реп кайтабыз. Т?хф?т бел?н без чыгабыз, син ?зе? кара.

– Ярый алайса, ?ти. Сез барыгыз. Мин монда ял итеп алыймчы.

?би, телекомпын тотып, диванда утырып калды. Без бабакай бел?н чыгып киттек.

?лл? нинди урыннарда й?рдек. Минем паркларда булганым, ш???р яны к?лл?рен к?рг?нем бар иде. ?мма мондый бай табигатьне мин беренче м?рт?б? к?р?м. Вакыйф бабакай агачлыкларны, сулыкларны атамалары бел?н ?йтеп й?рде, ?зене? б?л?к?й чакларын с?йл?де. Монда к?лл?р к?п ик?н, инеш т? бар, Чулман да ерак т?гел. Бабакайлар аны Кама дип кен? й?ртк?нн?р. Бабакай Казанда туып ?сс? д?, ??йл?рен Байсуда ?тк?р? торган булган, кыш к?нн?ренд? д? кайткалаганнар. Б?л?к?й чакта балыкка й?рг?нн?рен д? с?йл?де. Ул вакытта Байсу зур авыл булган ик?н, ?лл? нич? урамлы. Х?зер монда бер-берсенн?н шактый ерак утырган унлап йорт к?рен?. Аны? да берсе – теге м?сафирхан?. ?н? шул к?нне шул м?сафирхан?д? к?рдем инде мин беренче т?шемне: атка атланып, Байсуны? кыр-болыннарында чаптырып й?рдем.

Ирт?н бабакайга:

– Мин атка атланып й?рдем бит. Ап-ак ат, сине? ч?чл?ре? сыман, – дидем.

Бабакай к?леп куйды.
1 2 3 >>
На страницу:
1 из 3