Оценить:
 Рейтинг: 0

Киллер

Год написания книги
2021
1 2 3 4 5 >>
На страницу:
1 из 5
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
Киллер
Марат К?биров

«Киллер» китабы ике ?с?рне – «Киллер» ??м «Х?рм?тле м?ет ?ф?нде» повестьларын берл?штер?. Икесенд? д? яш?? бел?н ?лем турында уйландыра торган темалар. Икесе д? ки? катлам укучыга т?гаенл?нг?н, гади телд? ??ркем а?ларлык д?р???д? язылган. Укучыны «?илтер?теп» алып бара торган ?с?рл?р.

«Киллер» повестенд? ике кешене? очрашуы тасвирлана. Берсе – кешел?рне ?лемн?н алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кеше ?тер?че – киллер. Икесене? д? ?тк?н тормышы, сере бар. Шушы серл?р ?с?р д?вамында чишел? ??м геройларны? язмышлары кульминацион ноктага килеп тер?л?…

Х?рм?тле м?ет ?ф?нде» повестенд? авырудан вафат булган кешене ?ирл?? вакыйгасы сур?тл?н?. ?мма ул ?ч к?нн?н со? ис?н килеш ?ен? кайтып кер?. Монда бернинди мистика юк. Укучыга шул серл?рне чиш? сорала.

«Киллер» китабы «Казан утлары» журналы китапхан?се сериясенд? н?шер ителде ??м зур у?ыш казанды: 2000 дан? бел?н чыккан тираж 3 атна эченд? сатылып бетте. Литрес укучыларына аны? электрон версиясе т?къдим ител?.

Марат К?биров

Киллер

Д?ва

1

Башта ?нисене? тавышы ишетелде. Тавыш кайдандыр, кара?гы билгесезлект?н агып чыкты да тылсымлы бер нурга ?йл?нде, ул нур к?ч?я барып б?тен ?й эчен яктыртты. Фатирлары матур да, иркен д?, ?айлы да иде. Бигр?к т?, качышлы уйнау ?чен. Зифа да, Н?фис? д? бу уенны бик яраталар. Кайда качуы?, к?пме эзл?ве? артык м??им д? т?гел. Эзл?п тапкач, бер-бере?не? к?зл?рен? карашып р?х?тл?неп к?леш? кызык. Табышу – шатлык. И? якын кешел?ре? сине эзл?п тапса да, син аларны таба алса? да олы б?хет ик?н. Буынсыз булып, бер-берсен? карашып к?леш?л?р, кайчагында кочаклашып алалар, я ид?нг? т?г?р?п хихылдашалар… Качышлы уены – и? якты, и? л?зз?тле уен.

– Кызлар! – дип с?р?нл?де ?нисе, барсы да ишетерлек итеп, – Йокларга ?зерл?н? башлагыз.

– ?н-ни-ии, – Н?фис?не? н?зек кен? тавыш бел?н шундый ?здереп ?йт?е Зифага кызык иде, – Бер ген? тапкыр уйныйбыз да, яме…

– Бер ген? тапкыр! – дип кабатлады ?нил?ре, – Самат, табын ?зер.

?тил?ре эшт?н кайткан гына иде ?ле, ул тагын кайдадыр ?ыена. Эше буенча шулай кир?к ик?н. Ашап ала да юлга кузгала. ?ле аны озатканчы тагын ?ч тапкыр качышлы уйнарга ?лгер?л?р. Н?фис? ишек я?агына капланып санарга тотынды:

– Бер, ике, ?ч…

Зифа алан-йолан каранып алды да шкаф эчен? кереп качты. ?айлап урнашкач, ачкыч тишегенн?н к?з?терг? тотынды. Моннан б?тен н?рс? ачык к?рен?: фатирга кер? торган ишек т?, ишек я?агына капланган Н?фис? д?… Биш кен? яшьлек булса да, башы эшли кызны? – апасыны? башын бутарга тырышып кычкыра:

– Апа, унга х?тле ген? саныйм. Качып ?лгерде?ме?

"?йе!" – дип ?аваплаганны к?т?. Бер?р с?з ?йтте?ме, тавышка кил?ч?к. Зифа ?залдына гына елмаеп куйды. Н?фис?не ярата ул, се?лесене? б?тен гам?ле, ?з-?зен тотышы кызык та, кадерле д? булып тоела. А?а караган саен к??елне ниндидер наз, ягымлылык бил?п ала. Р?х?т була.

Унга кад?р санап бетерде д?, бик эшлекле кыяф?т бел?н:

– Алдап булмады моны, – дип куйды. – Ярый… Эзли башлыйм!

Алан-йолан каранып алды да Н?фис? кухняга кереп китте. Апасыны? анда т?геллеген бел? инде ул, тик ?ти-?нисе яныннан урап чыгу, аларны? игътибарын татып калуны кызык к?р? бугай, эзл??не ул гел шулар яныннан башлый. Зифа се?лесене? кухняда н?рс? эшл?г?нен д? к?з алдына китер? ала х?тта. Башта ?тисе тир?ли ?йл?неп чыга:

– Сине? арты?а яшеренг?ндер ?ле ул, – дип мут елмайган була, ?тисен кочаклап ала, ?тисе аны к?т?реп ирк?ли д? ид?нг? куя, аннан со? Н?фис? ?нисе янына кит?… Шулай кухняны урап чыккач, ?зл?рене? йокы б?лм?сен? кереп шкафларны актара, диван артларын карый… Кайчагында авыз эченн?н ген? ниндидер к?й к?йли-к?йли, ашыкмыйча, х?тта вакытны юри сузып эзли. Жайсызрак урынга качса?, аяклары? оеп бет?. ? ул суза, апасыны? т?з?лмич? ?зе килеп чыкканын к?т?… Тик бу юлы Зифаны? урыны у?айлы иде, ?ст?вен? се?лесен к?з?теп тору м?мкинлеге д? бар.

К?тм?г?нд? ишект? кы?гырау шалтырады. Со? иде инде, мондый вакытта беркем д? килеп й?рми торган иде. ?тисе ?зе ген?, т??лекне? тел?с? кайсы вакытында кайтып керерг?, яки чыгып кит?рг? м?мкин. Аны? эше шундый. ? башкалар бу вакытта… Кы?гырау тавышы тагы кабатланды.

– Кем й?ри ик?н? – диг?н тавыш ишетелде кухнядан, – Бер??не д? к?тми идем.

– К?рше Зоя булырга тиеш, – диде ?нисе, – Зифага к?лм?кл?р алып кайттым, кич кертермен диг?н иде.

– Нинди к?лм?кл?р тагын? Аны? киеме юкмы ?лл??

– Т?ркияд?н.

?нисе кухнядан чыгып йозакны бора башлады. Фатирдан чыккач, тагын бер тимер ишек бар иде ?ле. Л?кин ?нисе фатир ишеген ачу бел?н аны кемдер ?й эчен? эт?рде. Уртачадан калкурак буйлы, атлетларча таза г??д?ле бу егетне Зифаны? беркайчан да к?рг?не юк иде. Ул бер кулы бел?н ?нисене? авызын каплаган, икенче кулына озын к?пш?ле пистолет тоткан. Мондый пистолетны Зифа к?рше малайларыны? кулында ?лл? нич? тапкыр к?рг?н иде инде. "Карале, ?лл? ?лк?нн?р д? атышлы уйный мик?н?" – диг?н уй ялтлап узды.

– Кем бар? – диг?н тавыш ишетелде кухнядан ??м ?тисе ?зе д? к?ренде, – Ник д?шмисе??

Егет шундук каршы атлады ??м пистолетын ?тисене? ма?гаена т?з?п атып ?иб?рде. ?тисене? ма?гаенда кызыл нокта п?йда булды, ? аны? артындагы стенага кан катыш сыекча ч?чр?де. ?тисе акырын гына ид?нг? сыгылып т?ште д? беркад?р тартышканнан со? тынып калды. ?нисе н?рс?дер кычкырырга тел?п ч?б?л?нде. Егет аны ычкындырды ??м икече мизгелд? башына пистолет т?б?де. Зифа к?зл?рен четерд?теп йомды. Берни к?рм?де, бары тик кабартылган шар шартлагандагы кебек шатырдау гына ишетелде. Зифа к?зл?рен ачты. Пистолет тоткан егет уйнап й?рг?н кеше кебек т?гел иде. Ул кыска кара ч?чле, кара кашлы, з??г?р к?зле. ??м бик ?итди. Тир?-якка каранып алды да йокы б?лм?сен? атлады.

– Син кем? – Н?фис?не? куркулы тавышы ишетелде, – Атышлы уйныйсыз мени?

?авап бир?че булмады. Шартлау тавышы ишетелде. Бераздан йокы б?лм?се ишегенн?н куе кан агып чыкты. Пистолет тоткан егет ашыкмыйча гына б?тен б?лм?л?рг? к?з салып, беркад?р ты?ланып торды. ??м Зифа яшеренг?н шкафка карады. Кызны? коты алынды, ул кычкырып ?иб?рм?с ?чен иренн?рен тешл?де, суламаска тырышты. Пистолетлы егет барсын да ?т?д?н-?т? к?р?дер кебек тоелды, ул ?ле д? Зифага туп-туры карап торган шикелле иде. Тик ул кыз янына килм?де. Иелеп ид?нд? ятканнарны? бел?кл?рен капшап чыкты да канга басмаска тырышып ишекк? атлады. Тышка чыккач, аны бикл?де бугай, йозак борган тавыш ишетелде.

Зифа тиз ген? шкафтан чыга алмады. Аны? бар д?ньясы курку бел?н тулган иде. К?з алдыннан пистолетлы егет китм?де. Ул чыкмагандыр, кайдадыр яшеренеп калгандыр сыман тоелды. Акырын гына шкаф ишеген ачып ?иб?рг?ч т? калтыранып утыруында булды – ид?н буйлап кызыл кел?м сыман ??елг?н кан тередер, кызны да ?зен? суырып алырдыр т?сле иде. ?ти-?нисене? катып калган й?зл?рен? д?, стенага ч?чр?г?н канлы ит кис?кл?рен? д? карамаска тырышты. Бу ?н т?гелдер, ?нд? мондый н?рс? була алмый. Бу бары тик куркыныч т?штер. Кычкырырга кир?к. Кычкырырга. Аны? тавышын ишетеп ?нисе килеп ?ит?р д? уятыр, назлап юатыр, шушы коточкыч к?ренешл?рд?н азат ит?р. Тик ул кычкыра алмады. Б?тен т?нен калтырау алды, тамагына т?ер тыгылды. Ул буыла башлады. Теге пистолетлы кеше беркая да китм?г?ндер, х?зер ул Зифаны? артыннан килеп бугазыннан алгандыр сыман иде. Кызны? б?тен т?не тартышты.

Кин?т кы?гырау шалтырады… Ишект?! Пистолетлы кеше кабат килдеме? Юк, бу ишек кы?гыравы т?гел… Бу телефон иде… ?й телефоны шалтырый. Тукта! Шалтырама!.. Бераздан ?й телефонына тагын ниндидер тавыш кушылды. К?р?зле телефон!.. ?йне я?гыратып шалтыраган ике телефон Зифаны чынбарлыкка тартып чыгарды. Ул к?зл?рен ачты. Ид?нг? к?з салды. Бернинди кан ди?гезе д?, м??гелекк? тынып калган ?ч кеше г??д?се д? юк иде. Стеналар да чиста. Зифа инде башка д?ньяда, башка чынбарлыкта. Ул ?иде яшьлек кызчык т?гел, ? утыздан узган ханым…

Зифа менд?рг? капланып ?ксеп елап ?иб?рде. ?ле ген? к?рг?не т?ш иде. Л?кин бу гади т?ш т?гел, ? кайчандыр булган чынбарлык иде, беркайчан да к?з алдыннан китмич?, ?лед?н-?ле т?ш булып х?теренд? кабатланып торган чынбарлык. ?иде яшьлек кызны тома ятим калдырып, тамуг газаплары аша узарга х?кем итк?н ачы мизгел. Мондый б?хетсезлекне ходай дошманы?а да к?рс?тм?сен. Дошманы?а… Юк, к?рс?тсен. Дошманы?а к?рс?тсен. Аны? дошманы Пистолет Тоткан Егет иде – кара ч?чле, кара кашлы, з??г?р к?зле… Ул ?ле д? Зифаны? к?з алдында ??м ул аны ме?н?р арасыннан таный алырлык д?р???д? иде. Тик ничек кен? эзл?м?сен, таба алмады. Башкача очратмады. Очратса, таныячак ??м и? аяусыз ?чк? дучар ит?ч?к иде.

Телефоннар ?аман шалтырый. Ник шулкад?р ныкышырга инде?!. Алмыйлар ик?н, дим?к, с?йл?шерг? тел?мил?р. Дим?к, кешед? сезне? кайгыгыз юк. Ник шуны да а?лый алмыйлар? Зифаны? уйларын ишетк?нд?й телефоннар бер-бер артлы тынып калды. ??м икенче мизгелг? шулай ук бер-бер артлы кабат шалтырарга керештел?р. Алмыйча чара юк иде.

– Алло!

– Зифа Саматовна! Та? бел?н борчыганга гафу итегез… Тик сезг? ашыгыч р?вешт? хастахан?д? булырга кир?к.

– Ашыгыч операция? Яхшы. Анализлар…

– Бар да ?зер. Сез ген? кир?к.

Зифа телефонын куйды да юыну б?лм?сен? ашыкты…

2

Юньле хатын-кыз яхшылап юынып, ашыкмый гына ч?чл?рен киптереп, биз?неп-т?з?неп, ким диг?нд?, ?зен? бер?р с?гать вакыт сарыф итеп кен? урамга чыга торгандыр. Тик Зифага андый б?хет сир?к эл?г?, со?гы вакытта аеруча – ирт?л?ре ашыгыч чакырулардан тора, ?зен затлы хатын-кыз итеп тоярга м?мкинлеге юк. Гом?м?н, хатын-кыз итеп тоярга… Ул – табип, кичег?не кичерми торган нейрохирургия ?лк?сенд? эшл??че белгеч. Монда син ?зе?не ф?кать белгеч итеп кен? тоя аласы?. Ашыгыч операциял?рд?н башы? чыкмый. Пациентны? язмышы сине? кулы?да була ??м эше? гел у?ышлардан гына тормый. Х?тта ?йб?т диг?н операциял?р д? пациентны тулысынча аякка бастырмый, бары тик ?лемн?н ген? аралап кала…

Юынып, ч?чл?рен тараган арада кофе кайнап чыкты. Зифа киен?-киен? ашык пошык бер чынаяк ч?мерде д? эшен? кузгалды. Х?тта кофе чынаягын чайкатып та тормады. Кемдер ?лем бел?н тарткалашып ятканда аны? ?енд?ге т?ртип т?, ничек киен?е, нинди кыяф?тт? булуы да м??им т?гел иде.

Подъездан й?гереп чыгып машинасына утырды да ашыкмаска тырышып кына йортлар арасыннан ?тте ??м зур урамдагы автомобилл?р агымына кереп кушылды. Ирт? иде ?ле, шу?а да юл беркад?р иркенр?к, бер?р с?гатьт?н урам нык кына тыгызланачак, "б?ке"л?р хасил булачак. И? ачысы – кемдер тегенд? ?лем бел?н алышканда, а?а ярд?м ит? алырдай кешене? "б?ке"д? утыруы. Андый х?лл?рг? д? калганы бар Зифаны?, "Ник безне? машиналарга сирена куярга р?хс?т итмил?р ик?н?!" – дип т? уйлаганы бар. ? ?лег? юл иркен. Ул ашыкты. Кайларда камера торуын чамалый, бернич? кат штрафка да эл?кк?ндер инде. ?лег? ансы м??им т?гел иде.

Беркемг? д? ?пк?л?п булмый. Зифа бу ??н?рне ?зе сайлады. Балалар йортыннан чыгып, ?заллы тормышка аяк басканда аны? алдында ике ген? юл бар сыман тоелды. Яки тикшер?че булып, теге ад?м актыгын, Пистолет Тоткан Егетне эзл?п табарга, яки ?ти-?нисе кебек авыр х?лг? калучыларны ?лем кочагыннан тартып алырга. Юрфакка кер? алмады, ул чакта бу бик популяр факультет иде. Миллион сумнарда ришв?т биреп кен? кереп була торган. ? медицина… Монда теш врачына гына кеше к?п, ? нейрохирургияга ?з белеме? бел?н д? кер? м?мкин. Зифа шуны сайлады.

Теге вакытта кыз калтыранып озак утырды. К?пме вакыт узганын х?терл?рлек х?лд? т?гел иде. Бары тик ?нисе сизелер сизелм?с х?р?к?тл?нг?н кебек булгач кына ?ушына килде. ?ле ген? к?з алдында булган вакыйгалар т?ш т?, саташу да т?гел, чынбарлык ик?н бит. Пистолет Тоткан Егет Зифаны? б?тен гаил?сен атып чыгып китк?н. ?терг?н. Х?зер аны? беркеме д? юк. Моны а?лаудан тормышны? б?тен нуры с?неп, д?нья салкын да кара?гы да канлы да бер кыяф?тк? керс? д? ул ничектер хисл?рен тыя алды. ??м х?лсез адымнар бел?н ишекк? атлады. Тагын ничектер тартышып куйган ?нисе аша атлап узганда сиск?ндеме, буыннары йомшардымы, ялгышрак басып таеп егылды. Б?тен киеме канга манчылды. Кыз курыкты да, кулларына сылашып шуып торган куе сыекчадан бераз чирканды да. Тиз ген? торып басарлык та т?гел иде – кан ?ле кибеп ?лгерм?г?н, куллары да, аяклары да таеп кит?. Ул д?ртаяклап ишек ягына о?гайлады. Тезл?неп ишек тоткасына ябышып аякларына басты…

М?йданчыкка чыккач, Пистолет Тоткан Егет юкмы дип бераз колак салып торды да тавыш-тын ишетелм?г?ч, к?ршел?рне? ишеген д?берд?терг? тотынды… ?з-?зен белештермич? д?берд?тте, ачы итеп ярсып кычкырды да бугай… Елады да… Ишект? к?рше Зоя апа к?ренг?нен бераз х?терли ?ле… Аннан со? н?рс? булганын белми…

Со?ыннан ?йттел?р аны. ?нисе ?ле ?лм?г?н булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, б?лки, коткарып булыр иде, дидел?р. Тик Зифа "б?лки"не ишетм?де, ул ?лл? никад?р вакыт а?гыраеп утырганы ?чен ?зен гаепл?де. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, ?нисе ис?н калыр иде кебек тоелды. Х?зер а?лый инде, ?нисене? ис?н калуы бик т? икеле булган. Х?тта гомере бетм?г?н очракта да ул бары тик биологик гомер ген? булып, со?гы к?нн?рен? кад?р "яшелч?" р?вешенд? узарга м?мкин. Х?зер бел?. ? теге вакытта ул бик нык газапланды. ??м нейрохирургияне сайлавына да, нигезд?, шул с?б?пче булды.

Эшен ??рвакыт намус бел?н башкарырга тырышты ул, пациентны тулы канлы тормышка кайтару ?чен кулыннан килг?нне? барсын да эшл?де. Операция ?ст?ленд? ятучыларны? барсы да кемне?дер ?нисе, ?тисе, се?лесе, улы, я кызы иде бит. Алар Зифа ?чен ?зене? гаил?се шикелле ?к газиз булып тоелды.
1 2 3 4 5 >>
На страницу:
1 из 5