Оценить:
 Рейтинг: 0

Убырлар уянган чак

Жанр
Год написания книги
2019
<< 1 2 3 4 5 6 7 8 ... 16 >>
На страницу:
4 из 16
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

Мин а?а тел к?рс?ттем.

Малларны к?т?г? кугач, картый ?з кагыйд?л?рен урнаштырырга тырыша башлаган иде, мин а?а шундук каршы т?штем. Т?р?з? капкачларын киереп ачып куйдым, ишекне бикл?п й?р?д?н баш тарттым. Убырлар кояш калыккач й?рми. Картый башта карышып маташты да азак кул селт?де.

– Ничек, менеп карыйбызмы?

Айрат и?н?рен ген? сикертеп куйды.

– Мен?без, дим?к.

– Д?рес эшл?мибез бит, – диде ул аннан со?, —Алай ит?рг? ярамый.

–Алайса, син менмисе?.

Айратны? к?зе шар булды. Тик ул берн?рс? д? д?шм?де. Мин абзар артлап кына Н?фис?л?рне? ихатасына юн?лдем. Айрат та чарасыз булып ми?а иярде.

Ишек йозагын ачу чынлап та бик ?и?ел булып чыкмады. Кулдагы ачкыч к?лт?сен бик озак сайларга, ярардаен тапкач та х?тсез ген? маташырга туры килде. С?гатьк? якын булашкач кына биреште ул. Без эчк? уздык. Веранда б?лм?л?рг? б?ленг?н, ? т?б?се такта т?ш?м бел?н ябылган, ?й т?б?сен? кайдан мен?рг? ик?нне болай гына чамалау м?мкин т?гел иде. Ике як чолан ишегенд? д? ат башы кад?рле йозак тора.

– Т?р?з?д?н ген? кер?се калган, – дип пышылдадым мин, йозакларга ачкыч ярата алмыйча, – Ике т?р?з? алу, билл??и, ?и?елр?кк? т?ш?р иде.

– ? к?реп калсалар?..

– Ансы да бар шул…

Тагы бер с?гать чамасы маташырга туры килде. Тик моны? бер файдасы да тим?де, ?й т?б?сен? кер? торган урын бу б?лм?д? т?гел иде.

– Юкка гына тотындык ?ле, – диде Айрат йончулы кыяф?т бел?н, – У?ар эш булса, шундук килеп чыгар иде.

– Н?рс?, ?лл? ?зе?не шундук килеп чыкканмын дип уйлысы?мы?!. – Аны? с?зе эчемне пошырып ?иб?рг?н иде, шу?а да ачуымны тыя алмадым, – Бер башлагач, ахырынача ?ит?без инде.

– ? анда чынлап та вампирлар булса?– диде Айрат, —Безне? бит бер корал да юк…

Мин тагы да тупас ?авап бирм?кче булган идем, аны? хаклы ик?нен а?лап тыелып калдым.

– Ярый син бар ?ле, – дип елмайдым, – Юкка гына ияртм?г?нмен ик?н бит. Бар, тиз ген? утын сараена барып ике усак таяк алып кил. Бакчага кереп бер-ике т?п сарымсак йолкырга да онытма. ? мин ишекне булаштыра торам.

– Мен? шуны тот, – диде Айрат муеныннан догалы бет?ен салып, – Мин юкта ул-бу булса, ярд?ме тияр.

Мин аны кес?г? чумдырдым да йозакка иелдем.

– Кес??? салма, муены?а так!

Аны? тал?пч?н тавышына буйсынмый м?мкин т?гел иде. Мин бет?не муенга тагып, футболка ?стенн?н чыгарып куйдым.

Бу юлы йозак тиз биреште. Чардакка мен? торган ишек т? н?къ шушы якта, х?тта аны? б?р?н?л?рг? кагып ясалган баскыч сыман н?рс?се д? бар иде. Л?кин ишек ачык т?гел, анда да йозак эленг?н. Моны к?рг?ч, мин авыз эчемн?н ген? с?генеп куйдым. ?мма Халис? апаларны? нинди курку эченд? яш?г?нн?рен иск? алып, барсын да а?ладым. Аларны? куркуы турында уйлауга ?земне? д? бала ?оннары кабарып чыкты. Бер?р хикм?т бар инде монда, югыйс? кеше шулкад?рле йозаклар эл? мени?! Л?кин башланган эшне д?вам ит?рг? кир?к иде. Мин буыннары йомшарып китк?н аякларны к?чк? с?йр?п, баскычка ?рм?л?дем. Инде менеп ?иттем ген? диг?нд? кулдагы ачкыч ид?нг? т?шеп китте. Аны? тавышы ?лл? нинди котсыз булып я?гырап, к??елг? шом ?рде ??м ?зем д? баскычтан оча язып калдым. Кабат менг?нд? башлар ?йл?нг?нд?й тоелды. Шушы ишек артында мине н?рс? к?т?? ?лемме… ?лл? ниндидер якты ачышмы? Мин со?гысына бик ?к ышанып ?итм?дем. Л?кин бу ишекне? аръягына карарга бурычлы ик?немне тойдым. Бу минем язмыш иде. Минем гомер шушы ишек аша ?т?. Кил?ч?кк? минем башка юл юк. Мондый югары уйлардан ничектер тынычланып калдым, х?тта бераз батыраеп та китк?н кебек булдым. Х?ер, батырлык т?гел иде инде бу, калтыранган куллары? бел?н йозак тишеген? ачкыч тыгуны батырлыкка ис?пл?п була мени?!. Баштарак р?х?т булган ик?н ?ле ул, анда хет ачкычларны тиз сайларга м?мкинлек бар иде, ? х?зер кир?кле ачкычны кир?кле ?ирг? тыга алмыйча изаландым, к?пме ген? тыныч булырга тырышсам да бармаклар мине ты?ламады, салкында к?шекк?нд?й булып дерелд?дел?р. Ичмасам, Айрат та ?лл? кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермич? й?ридер ?ле ул. Янымда мышнап торса да х?л булыр иде. Б?хетк? каршы артык интегерг? туры килм?де, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты. Мин ?и?ел сулап куйдым. Л?кин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып китк?н бет?не кулыма алып ?ч тапкыр “Бисмилла…” – дип кабатладым. Куркыныч чакта белг?не?не укырга кушалар бит, ? мин башка дога белми идем. Айрат килм?сме дип, тагын аз гына к?теп тордым да, ишекне ачып ?иб?рдем. Порхылдап тузан коелды. Мин аны убыр дип уйлаган идем, тузан гына ик?нен белг?ч тагын бер кабат:, Бисмилла!”– дип куйдым.

Чардак эче кара?гы иде. Мин ??рвакыт ?зем бел?н й?рт? торган кечкен? кес? фонарен кабызып, ?й т?б?сен? к?т?релдем. Фонарьны? сукыр уты ерак алмый ик?н. Т?рд?р?к, тузанга каткан т?р?з? янындарак, таза г??д?ле бер ир басып тора. Мин тын алырга да куркып катып калдым. Тиз ген? аска сикерерг? кир?клеген д?, вампир кочагыннан мине фонарь гына саклый алмаячагын да яхшы а?лый идем, тик буыннар ты?лашмады. Убырлар ?зен? караган кешене гипнозлый диг?нн?ре д?рес ик?н. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менг?нем? ?кенеп бет? алмадым. К??елемне чиксез сагыш уты телеп ?тте. ?йе, барсы да бетте х?зер. ?ти-?ниемне д?, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Н?фис?не д? башка дусларымны да мин беркайчан да, беркайчан да кабат к?р?, к?рс?м д? алар бел?н аралаша, берг? уйный алмаячакмын. Эх, нил?рг? ген? мендем ик?н монда. Н?рс? ?итми иде ми?а, ?з башыма б?ла эзл?п й?рм?с?м.

Теге кеше селкенеп куйгандай булды.

– Ил?ам!

Мин тертл?п киттем.

– Ил?ам, син ис?нме?!.

Мин бу тавышны кайда ишетк?н идем со? ?ле?

Нинди таныш тавыш.

– Ил?ам, ник д?шмисе??

Мин кин?т барсын да а?ладым ??м ?ан ?рн?е бел?н кычкырып ?иб?рдем:

– Айрат, кач моннан! Менм? монда! Кит!

– Ил?ам!

Кин?т кемдер баскычтан атылып менде д? очлы усак таяк тотып ми?а аркасын куеп алдыма басты. ??м аны? фонаре нурыннан б?тен чардак эче яктырып китте. Т?р?з? янында басып торган “кеше” диг?нем – чардакка мендереп куелган иске киемн?р булып чыкты.

Мин ис?н калу шатлыгыннан да, ?земне? куркумны яшер? ис?бенн?н д? кычкырып к?леп ?иб?рдем. Тик Айратны? к?л?д? ис?бе юк иде.

– Котымны алды?, – диде ул, еш-еш сулап,– Мин б?лаг? юлыккансы? ик?н дип торам. ?йг? кереп фонарь алып чыктым мен?. Ут юк иде бит…

??м ул да к?л?рг? тотынды.

– ? ул чынлап та кешег? охшап тора, – диде аннан со?, мине куркыткан киемн?рг? ымлап, – Карыйк ?ле, эченд? бер?рсе юк мик?н.

Без таякларны ?зер тотып акырын гына киемн?рг? якынлаштык. Айратны? кулындагы фонарь ?и?елч? дерелди иде, шу?а к?р? б?тен д?нья селкенг?н сыман тоела. Теге киемн?р д? ?и?елч? ген? х?р?к?тл?неп куйды. Тик без кирег? кит? алмый идек инде. Бер-беребезг? караша-караша алга шуыштык. Киемн?р янына ?итк?ч, бертын катып тордык та икебез д? берьюлы таякларны батырдык. Т?нн?р эсселе-суыклы булып китте, убыр т?ненн?н агып т?шк?н лайлалы кан ?стебезг? ч?чр?г?нд?й, бел?кл?ребез буйлап агып т?шк?нд?й тоелды. Л?кин берн?рс? д? юк иде. Иске киемн?р эленг?н ?иренн?н ычкынып, ид?нг? ген? таралды. Шулай да без к?телм?г?н куркынычка ?зерл?неп бераз тын тордык.

– Карале, табут,– диде Айрат бераздан, почмактагы н?рс?г? к?рс?теп ??м фонарен шунда яктыртты. Ярымкара?гыда чынлап та табутка охшап тора иде ул, асылда сандык булып чыкты. ??м без к?леп ?иб?рдек. Тик шундук икенче уй килде:

– Б?лки, убыр шушы сандыкта йоклыйдыр?

– ?йд?, ачып карыйбыз.

Болай диюне? кир?ге юк иде инде, мин сандыкны? капкачын к?т?рг?н идем. Анда яткан кеше г??д?сен к?р?г?, Айратны? кулыннан фонаре т?шеп китте. Мин б?тен к?чемне туплап очлы таяк бел?н сандык эченд?ге убырга кададым. Бер кабат… Ике… ?ч… Мин инде ?з-?земне белештерми идем. Кин?т кемдер сандык эчен? яктыртты. Бу Айрат иде. Мин вампирны ?терг?н арада, ул фонарен табып ?лгерг?н ик?н. Ут кабынуга без икебез д? катып калдык. Сандык эченд? Н?фис?не? б?л?к?й чакта ?тисе алып бирг?н йомшак курчагы ята иде.

Безд? инде к?л? кайгысы т?гел иде. ?зебезне ахмакны? да ахмагы итеп тойдык. Курка-курка юк бел?н маташудан к??елне гарьл?н? тойгысы ?рнетте.

– Монда берн?рс? д? юк, ?йд?, т?ш?без, – диде Айрат, ?метсез бер тавыш бел?н, – Юкка гына гомер ?тк?рдек. Картыйга су китерик лутчы.

Мин а?а карыша алмый идем. Икебез д? ишек авызына килдек. Кин?т Айрат туктап калды:

– Ишет?се?ме?

Мин сулыш та алмый ты?ларга керештем. Х?ер, сулыш алса? да ишетел? иде ул. Ууууууууууу… Шшшшшшшш… Бу теге шомлы аваз иде. Елгалардагы чо?гылны х?терл?теп ?ава кайный, ?ава б?терел?. Вакыт-вакыт ул ысылдауга ?йл?н? ??м тагын улауга, ?кер?г? к?ч?… Без тавыш ишетелг?н якка карап катып калдык та сихырланган кешел?р сыман озак ты?лап тордык. Мен?-мен? УЛ килеп чыгар да канатларын ??еп ?стебезг? ташланыр сыман иде. Айрат фонарен шул якка т?б?де. Бер-беребезг? карашып алдык та акырын гына тавышка табан шуыштык. Бер н?рс? д? к?зг? к?ренм?де. Л?кин тавыш… Тавыш ?зе м?тдал?шеп безне? т?небезг? тиядер, т?небезне? ??рбер к?з?н?ге аша ?теп ?аныбызны яулыйдыр сыман иде. Без инде и? читк? ?итеп, г?рничне? эчен? к?з салдык. Бер ни д? юк. Х?ер… Юк, шеш? ген? ик?н… Т?бе т?шк?н шеш?… Бер м?лг? икебез д? катып калдык. Тир?-якта берн?рс? д? юк, ? тавыш ишетел? иде.

Кин?т икебез д? дертл?п киттек.
<< 1 2 3 4 5 6 7 8 ... 16 >>
На страницу:
4 из 16

Другие электронные книги автора Марат Кәбиров