Оценить:
 Рейтинг: 0

Убырлар уянган чак

Жанр
Год написания книги
2019
<< 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 ... 16 >>
На страницу:
6 из 16
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

– Вампир…

Айратны? бер с?зе минд? ме? я?гыраш алды.

Бу с?з мине гаепл?г?н сыман ишетелде. Мин – ана карынында яткан сабый – ?ниемне? канын им?че. Мин – якты д?ньяга туган бала – мин – аларны? кодр?тен суыручы” Мин – вампир. Алар ?зл?ре д? сизмич?, б?тен гомерен ми?а корбан ит?… Ата-ана ?чен вампир – бала…

– Б?ре вампир була алмый…

Бу с?зл?р алдында мин к?чсез идем…

Юк, вампирлар турында укыган язмаларда б?рег? кагылган н?рс?л?р булмаганга гына т?гел… Мин маймылдан аерылган бабаларыбызны? ?з дошманын ?и?г?ч, аны? канын дошманны? баш с?яген? салып ч?мерг?нен д?, сарыкны буган б?рел?рне? хайван тамырннан ?ылы кан эчк?нен д? бел? идем. ??м мин ?зебезне? затны?, ш?ж?р?л?р буенча, баш б?ред?н барлыкка килг?нен? д? шикл?нми идем.

– Б?ре вампир була алмый… – дип кабатлады Айрат.

“Б?ре убыр була алмый.” – дип уйладым мин д? к??елемн?н. Мо?а бернинди д?лилем д? юк иде, тик мин бар ?аным бел?н ышандым —

Б?ре убыр була алмый!

Б?ре – бар булмышы бел?н – ерткыч.

Нибары ерткыч кына…

– Б?ре ген? булса, ярый ла бит…– дип кабатлады картый, – Б?ре ?зебезнеке л? ул…

* * *

Ш?р?ле урамы гына ?ле тынлыкка чумган кебек иде. К?тм?г?нд? килг?н с?ер х?лл?рд?н бары тик ул гына каза к?рер д?, башкалар ис?н-сау калыр, бары тик безне? урамда гына… безне? урамда… вакытны?, гомерне?, яш??не? нилект?н тукталып калганын беркем д? к?рм?с т?, белм?с т?, сизм?с т? кебек иде.

Л?кин барсы да башкача булып чыкты…

?тиемне? ниндиер?к кеше ик?нен ?йтк?н идем инде. ?тил?рне? х?лен иск? алганда, аны алама дип булмыйдыр. ??рх?лд?, ул минем ?чен и? зур кеше. Сизг?нсездер инде, китапларны к?п укуым да, ??мл?л?рне матуррак итеп т?зерг? тырышуым да а?а охшарга тел??д?н. ??м сезг? сер итеп кен? шуны ?йт?м, ул минем язучы булуымны тел?ми. Имеш, язучылар б?хетсез була, аларны? канын ил, д??л?т суыра.

Мин инде, иркен гаил?д? ?заллы булып ?ск?н малай, кил?ч?гемне нинди ??н?рг? багышлаячагымны бел?м, ??м ?ти биш куллап каршы килс? д?, “улым, юк бел?н маташма” – дис? д? ?зем тел?г?н юлны сайлаячакмын. Ч?нки мин д? почти аны? кебек…

Мин д? аны? кебек… хис кешесе…

Минем Н?фис?не к?р?сем кил? иде.

Айрат минн?н д?рт айга ук б?л?к?й. Ул авылда яши ??м беркемне д? сагынып кайтмаган. Шу?а к?р?, урам буенда озак кына тарткалашып торырга туры килде. Ахырда ул бирелде ??м без Н?фис?л?рг? киттек.

Ш?р?ле урамы гына тынлыкка чумган кебек иде, алай булмаган ик?н, б?тен авыл тынып, яш??д?н туталып калган. Мин ?земне кешел?ре ?леп бетк?н чит планетаны? бер авылыннан баргандай хис иттем. Авыл кич?гег? караганда да нык ?зг?рг?н иде.

Элек булса, т?р?з? т?пл?рен? басып сызгыру бел?н анда Н?фис?не? башы к?ренер д? бер мизгелд?н ул й?гереп чыгар иде. Б?ген алай булмады. Халим? апаларны? ишеген шакырга туры килде. Ул эчт?н бикле иде. Ярты с?гать чамасы д?берд?тк?ч, аяк тавышы ишетелде д? ниндидер хатын:

– Кем бар? – дип сорады.

– Безг? Н?фис? кир?к иде.

– Кем со? сез?

– Ил?ам.

– Айрат.

– Н?фис? монда т?гел.

– Кайда со? ул?

– ?зл?ренд? юк. Алар бит сезг? к?ченеп килг?н.

– Кем ?йтте?!

– Шулай с?йлил?р.

– Алар монда т?гел.

– Кайда со??

– Белмим.

– Х?лим? апа, ?йтегез инде, Н?фис?не ничек табып була?

– Белмим. Эзл?м?гез аны.

– Х?лим? апа…

– Китегез, дим, моннан! ??м башкача килеп й?рм?гез!

– Х?лим?…

– Китегез, дим… Юкса…

Н?фис?не? туган апасыннан мин мондый тупаслыкны к?тм?г?н идем. Ничектер кыен булып китте. Аны?:“Китегез моннан!”– дип кычкырганы колак т?бенд? озак я?гырады. Ишек артында Н?фис?не? апасы т?гелдер, гомум?н, анда ад?ми зат т?гел, Убыр ?зе торадыр сыман тоелды. Мин ачы итеп с?генеп, н?фр?т бел?н ишекк? типтем.

– Нишлисез сез, малай актыклары!

Т?р?з? п?рд?се тартылып, Халим? апаны? башы к?рен?г?, тел?с? кайсы кибетт? сатыла торган “вампир теше”не? чалбар кес?мд? ик?не иск? т?ште д? мин аны тиз ген? авызыма алып каптым. Халим? апа безне тирг?п тагы н?рс?дер ?йтер ?чен авызын гына ачкан иде, мин “вампир тешл?рен” ыржайтып а?а омтылып куйдым.

Т?р?з? п?рд?се талгын гына ?з урынына кайтты.

Веранда ид?нен? н?рс?дер егылды.

– ?лде бугай… – дип пышылдады Айрат.

– ?лсен!.. – дидем мин кырыс кына. ??м ?зем д? куркып куйдым. ?г?р чынлап та ?лг?н булса… Н?фис?не? апасы!..

Мин кин?т килг?н ярсу ташкынына бирелеп ишене д?берд?терг? тотындым. Халим? апаны? ?леме бел?н килеш?сем килми, аны кабат терелт?сем кил? иде. ?г?р Айрат бел?гем? килеп ябешм?с?, к?пме шакылдатыр идем ик?н…

– Ул ис?н! —дип пышылдады Айрат, – Ишет?се?ме, ?н?…
<< 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 ... 16 >>
На страницу:
6 из 16

Другие электронные книги автора Марат Кәбиров