Оценить:
 Рейтинг: 0

Убырлар уянган чак

Жанр
Год написания книги
2019
<< 1 ... 6 7 8 9 10 11 12 13 14 ... 16 >>
На страницу:
10 из 16
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

Ул д?шм?де.

Селкенм?де д?.

– Картый, н?рс? булды?

Мин аны? кулыннан алдым ??м чак ?р? сикерм?дем: ул боздай салкын иде. Аны? салкынлыгы ми?а да к?чеп б?тен т?немне калтыратырга тотынды, тизр?к, тизр?к баздан чыгып качасым килде, тик ?земне кулга алырга тырышып, тир?н сулап куйдым.

– Ничек? – диде Айрат, – Картый нишл?г?н?

Мин д?шм?дем.

– Ил?ам?

– Туктап тор…

Мин бармак очлары бел?н картыйны? салкын иягенн?н алып, башын югары к?т?рдем ??м котым алынудан ят тавыш бел?н кычкырып ?иб?рдем. Буыннарымны? йомшарып, б?тен г??д?мне? мамыкка ?йл?н?ен тойдым, б?тен ?аным-т?нем ток суккандай дерелд?п, утлы ?рн? бел?н ?рнеп сулкылдап куйды. Кайдандыр ерактан:“Н?рс? булды?” – диг?н тавыш ишетелде. Моны? Айрат ик?нен чамаласам да авызымны ачарлык к?ч тапмадым, картыйны? й?зенн?н к?з алалмадым.

Бу – картый т?гел иде.

Д?реср?ге, ирт?н ген? безг? коймак пешереп ашаткан назлы да ягымлы карчык т?гел иде бу. Акайган к?зл?ренд? чиксез га??пл?н? катыш курку катып калса да, битенд?ге ?ыерчыклар таралып, ма?гай сырлары язылып бетк?н, ул чын кешед?н бигр?к, балавыздан ясалган курчакны х?терл?т? иде. Мин б?тен батырлыгымны туплап, аны? к?зл?рен йомдырып куйдым.

– Картый ?лг?н…

– Н?р-с?-???!. —Айрат шундук т?шеп ?итте,– Н?н?й-йй… Ул ?лг?н мени…

– К?ршел?рне чакырырга кир?к, —дидем мин, ??м кин?т б?тен т?нем калтыранып куйды. Картыйны? к?зл?ре кабат ачылган иде. Ул гел ми?а карап торадыр, ниндидер бер ялгыш х?р?к?т ясасам, авызын ачып н?рс?дер ?йтер сыман иде…

Кин?т ид?н сайгагы бел?н нигез туфрагы арасында н?рс?дер порхылдап куйды. Мин фонарьны шунда т?б?дем. Кечкен? ике ут шары ялтлап китте д? шундук юкка чыкты, тик бу песи т?гел иде, мин яшен тизлегенд? баскычтан сикереп менг?н арада аны? канатларын к?рг?н кебек булдым…

* * *

– Нишлибез инде?– диде Айрат чарасызланып,– К?ршел?р юкка чыккан… Х?тта Наил?л?р д? ишек ачмады бит…

Мин д?шм?дем. Н?рс? эшл?рг? кир?ген ?зем д? белми идем. Кин?т бер фикер ялтлап китте.

– ?йд?, ?зл?ре ?йд? юкларны? базларына т?шеп карыйбыз.

– Юк! Алай ярамый.

– Син ишек т?бенд? ген? торырсы?.

– Юк. Т?шмибез.

Айрат хаклы иде. Ниндидер с?б?п бел?н базга т?шеп, андагы убыр кулына эл?кк?н кешел?рне? г??д?сен к?р?д?н файда юк. Аннан со?, картыйны? ?й нигезенд? ялтыраган ике ут шары да к?з алдыннан китеп ?лгерм?г?н ?ле. ?зе?не? д? бер-бер х?лг? юлыгып куюы? бар. Тик шулай да…

– ?йд?, базларына т?шм?без, фонарь бел?н ген? яктыртып карарбыз. ?ст?н ген?.

Айрат баш селкеде.

– Картый х?ст?рен к?рерг? кир?к. Аны базда яткызып булмый бит. ?йд?, ?ниг? ?йт?без.

Мондый уйны? минем башка килм?вен? ?кенеп куйдым. Югыйс?, Айраттан ?лк?нмен д? бит инде. Безг? башта ук шулай ит?рг? иде.

– Киттек!

Айратларга барып, к?рг?н-белг?нн?ребезне туган апа бел?н уртаклашсак, б?тен шомнарыбыз таралыр сыман иде. Шу?а да без ашкынып кайттык. Безне? кебек егетл?рг? урам буйлап й?гереп й?р? килешм?г?нен д? уйлап тормадык. Элдердек кен?.

– ?ни ?йд?дер ул, – диде Айрат капка т?бен? килеп ?итк?ч кен?,– Икенче к?н инде эшк? чыкмады.

?й ишеге ачык иде.

– ?ни!

?авап ишетелм?де.

– ?ни!

– Туган апа!

Без ?йг? кердек. Кеше заты юк иде. Мин шомланып баз капкачына карап алдым. Ачык т?гел.

– Б?лки абзардадыр?

– Карыйк со?…

Мал ?енд? д?, мунчада да, кел?тт? д? юк иде.

– Печ?нлект? т?гел мик?н?

– Ишекл?ре ябык бит.

– Анда эчт?н д? кереп була. ?ни! ?ни!

– Б?лки, бер?р ахир?тен? китк?ндер? – Тик бу с?зем? ?зем д? ышанып ?ит?лм?дем, – Х?ер, кемг? барсын инде…

Айрат абзар эчен? кереп лапас т?б?сен? мен? башлады. Мин югарыга к?з салдым да аны? чабуына ябештем:

– Туктап тор! Анда кара?гы.

– ?ни! – Айрат бернич? тапкыр кычкырды да аска т?ште, – Монда т?гелдер ул… Шулай да тышкы ишект?н менеп карыйк ?ле…

Без с?ндер?не? ике як ишеген д? ачып куйдык та баскыч буйлап ?ск? ?рм?л?дек. Менеп ?иттек кен? диг?нд? ниндидер ?ан ?згеч тавыш ишетелде. Ул бала елавын да, хатын-кызны? ярсып кычкыруын да х?терл?тк?н кебек иде. Аны? н?рс? ик?нен к?рг?ч, баскычтан егылып т?шеп кит? яздык. Бу кош-кеше иде. Без аны? ыржайган тешл?рен к?рдек. Газаптан акайган к?зл?рен. Н?рс?д?ндер качып котылырга тел?п ч?б?л?нг?н зур канатларын. Бары тик бер мизгелг? ген? к?реп калдык. ??м ул шундук ялкынга уралды да кин?т шартлап юкка чыкты. Безне? битл?рг?, куркудан ??м га??пл?н?д?н ачылган авызларга сасыган ит кис?кл?ре ч?чр?де. Мин шундук укшырга тотындым. Айрат ?ан ?рн?е бел?н кычкырып ?иб?рде:

– ?ни! ?нием!

??м печ?н ?стенд? яткан г??д?не барып кочаклады. Мин д?, барсын да онытып, шунда атылдым. Бу, чынлап та, туган апа иде. Тик ул базда ?леп яткан картый сыман боздай салкын, ??м, кешед?н бигр?к, курчакны х?терл?т? иде.

– ?ни! ?лм?! – дип ?кседе Айрат, аны кочаклап, – Терел, ?нием! Терел!
<< 1 ... 6 7 8 9 10 11 12 13 14 ... 16 >>
На страницу:
10 из 16

Другие электронные книги автора Марат Кәбиров