Оценить:
 Рейтинг: 0

Китап (роман)

Год написания книги
2017
<< 1 ... 5 6 7 8 9 10 11 >>
На страницу:
9 из 11
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

– Автоматик хезм?тл?ндер? системасы у?ышлы кушылды, – диг?н тавыш ишетелде бераздан. – Тиешле инструктаж ?т? ?чен, колакчынны киегез д? креслога ?айлап утырыгыз.

Илдар кушылганны эшл?де. Креслога киерелеп утырып тынып калды. Аны? й?зе ?итди иде. Ара?тир? сизелер?сизелм?с кен? баш кагып та алгалады. Бераздан колакчынын салып, урынына куйды. Тагы музыка ишетелде.

– Бераз ял итегез, – диде ягымлы тавыш. – Система сезне? тал?пл?рг? яраклашу процессын башлый. Аз гына к?т?рг? туры кил?ч?к.

Ягымлы, якты музыка астында вакыт бик тиз ?тк?нд?й тоелды. Илдар татлы изр?п утырган ?иренн?н ян? таныш тавышны ишетте:

– Автоматик хезм?тл?ндер? системасы куллануга тулысынча ?зер. Барлык тал?пл?рне д? ?ирен? ?иткереп башкарганыгыз ?чен р?хм?т.

Тагын кыска вакытлы музыка я?гырады ??м:

– Илдар, мин тулысынча сине? карамакта, – диг?н ягымлы тавыш ишетелде. – Сине? зур к?ч тал?п итк?н эше?д? ярд?мче? булырмын дип ышанам.

Илдар елмаеп куйды. Шушындый к?зг? к?ренм?с хезм?тче? булу кызык та, р?х?т т? иде. Ул тагын беркад?р тын гына утырды да б?лм?д?н чыгып китте. Озакламый, Рамил ?хм?тович бирг?н н?рс?л?рне алып, кабат килде ??м системадагы дискны алыштырды. ??м тагын елмайды. Бая гына б?лм?д? кемдер бар шикелле иде. К?зг? к?ренми торган ниндидер к?ч барлыгы ?зен сиздер?, ??м б?тен фикер к?че? шул затны к?р?се кил?г? сарыф ител? иде. ?ле бу тойгы юкка чыкты. Ул ?зене? эш б?лм?сенд? берьялгызы калгандай булды. Ул беркемне? д? к?з?т?е астында т?гел иде. Аннан со? баягы ныклы шкаф янына килеп, ишекл?рен ачып ?иб?рде. Шкаф ныклы материалдан булгач, аны? эченд? ниндидер бик затлы ?йбер булыр шикелле тоелган иде. ?мма ул буш булып чыкты. Башкалары шикелле ?к буп?буш. Илдар берм?л аптырабрак торды да Рамил ?хм?тович бирг?н флаконны ш?рлекл?рне? берсен? куйды. Аннан со? шкафны? ишеген япты да чыгарга ?ыенды. Л?йл? инде к?т??к?т? к?тек булгандыр. Берг?л?п су коенырга, й?зеп уйнарга… Ишек тоткасына ?рел?г?, б?лм? телг? килде. Илдар аны б?тенл?й с?ндердем дип уйлаган иде, к?телм?г?н тавыштан аптырап китте ??м кире борылды.

– Илдар, – диде ягымлы тавыш, – син шкафны д?рес япмады?…

Илдар, д?рес итеп я?адан ябарга тел?п, шкаф янына килде ??м ш?рлекк? карап катып калды. Бая гына ул калдырган флакон янында ниндидер ак пакет ята иде. Илдар, ?з к?зл?рен? ?зе ышанырга тел?мич?, аны кулына алды. Бер карышка ике карыш чамасы зурлыктагы бу пакет авыр гына иде. «Ярты кило бардыр», – дип уйлады Илдар. ??м бу уй аны сиск?ндереп ?иб?рде. Шундый зур ??м авыр н?рс?не ул ничек к?рми калган? Мондый х?лне? булуы м?мкин т?гел иде. Дим?к, ?леге пакет шкаф эченд? я?арак кына барлыкка килг?н, яки мо?арчы ул к?зг? к?ренм?с х?лд? булган. Боларны? икесе д? с?ер иде. Илдар конверт р?вешенд?ге пакетны ачты да эченд?ге н?рс?не к?реп катып калды. Бу бик борынгы н?рс? булырга тиеш иде. Илдар аны? н?рс? ик?нен д? чамалый шикелле иде. Ул аны конверт эченн?н алды да бармаклары бел?н угалап карады. К?газь. ?лб?тт?, борынгы ?йбер. Х?зерге заманда к?газьне каян табарга м?мкин, ди…

Илдарны? к?газь турында ишетк?не д? юк иде. Моннан бернич? атна элек кен?, алдагы т??риб?л?рг? ?зерлек вакытында, Рамил ?хм?тович с?йл?де. Борынгы заман кешел?ре к?газьне чамасыз к?п кулланган, х?тта туалет ха??тл?рен? д? к?газь файдаланганнар, ??м шул к?газь акча буларак та хезм?т итк?н. Илдар туйганчы к?лг?н иде ул вакытта… Л?кин профессор аны? шаярырга маташуын ?авапсыз калдырды. М?гъл?мат й?рт? чарасы да к?газьд?н булганлыгын ?йтте ул. К?газь битл?рен? т?рле тамгалар т?шереп эшл?нг?н шул м?гъл?мат й?рт? ?айланмаларын т?рле исемн?р бел?н атаганнар. Газета, журнал, китап… Болары и? нык таралган н?рс?л?р булган. ??м ?леге н?рс?л?рне беркемг? д? с?йл?м?ск?, онытырга кушкан иде профессор. «Бу белем си?а ?лег? кир?кми, ??м син аны онытырга тиешсе?, – диг?н иде ул. – Вакыты ?итк?ч, син аны иск? т?шерерсе? ??м кайда, кайчан, ничек кулланырга ик?нен ?зе? а?ларсы?…» Мо?арчы чынлып та оныткан иде Илдар. ?ле исен? т?ште…

Ул кулындагы табышка тагын беркад?р карап торды. Борынгы агачны эшк?ртеп ясалган табигый к?газь битл?рд?н торган бу китап к?газь катыргы бел?н тышланган, ялтыр тышлыгына зур, алтынсыман х?рефл?р бел?н авторны? ??м ?с?рне? исеме язылган. ??м ул «КИТАП» дип атала иде. ?йтерсе? н?шер ит?чел?р бу язманы? бернич? гасырдан со? табылачагын, ? ул чорда инде «китап» диг?н т?шенч?не? б?тенл?й юкка чыгачагын алдан белеп эш й?ртк?нн?р. Кил?ч?к буын кешел?ре: «Бу н?рс? ик?н со??» – дип аптырап тормасын ?чен, аны? тышына зур х?рефл?р бел?н «КИТАП» дип язып куйганнар.

Б?лки, чынлап та шулай булгандыр. ?мма наширл?р, ничек кен? алдан к?р?чел?р булмасын, бер н?рс?не исл?ренн?н чыгарган – д?верл?р ?зг?р? бел?н кешел?р д?, шул ис?пт?н телл?р д? ?зг?р?, бер т?рле т?шенч?л?р, анахронизмга ?йл?неп, кулланыштан т?шеп кала, алар урынына я?а с?зл?р кил?. ?леге табылдыкны? тышына зур х?рефл?р бел?н КИТАП дип язып куелса да, бу с?з б?генге заманны? гади кешесе ?чен берни д? а?латмый иде.

Л?кин Илдар гади кеше т?гел иде. Рамил ?хм?тович а?а м??б?ри р?вешт? диярлек борынгы символларны ?йр?тк?н иде. Ул вакытта ?леге эш Илдарга м?гън?сезг? вакыт ?тк?р? сыман тоелды. Х?тта профессор минн?н н?рс?г?дер к?л? шикелле, ни ?чендер мыскыл ит?рг? тели, диг?н уй да килг?л?де башына. ?мма бу фикере шундук юкка чыкты. Ул Рамил ?хм?товичны? яхшы кеше ик?нен бел? ??м а?а тулысынча ышана иде. ?йр?нерг? куша ик?н, дим?к, шулай кир?к. Л?кин ниг? иркенл?бр?к эшл?? м?мкинлеге бирм?ск?? Шулкад?р н?рс?не бернич? с?гать эченд? ерып чыгып буламыни?! Л?кин, кич ?ит?г?, бу уе да таралды. Профессор ??рвакыттагыча хаклы булып чыкты. Илдар ул бирг?н тамгаларны таный гына т?гел, ? тамганы тамгага кушып укый да ала иде инде. ??м искиткеч кызык н?рс? ик?н – ?леге тамгалар бел?н кешене? с?зл?рен билгел?п була… Илдарга бу кызык та, соклангыч та булып тоелган иде. Х?тта ?зене? ф?нни эшч?нлеген шушы темага багышлау турында да уйлаган иде. ??м… ??м, лабораторияд?н чыгуга, барысы турында да онытты. ?ле мен?, кулына китап килеп эл?кк?ч, ул ??мм?сен иск? т?шерде ??м кан?гать елмаеп куйды. ?лб?тт?, ул ?зене? белемен ген? т?гел, ? Рамил ?хм?товичны? кис?т?л?рен д? исен? т?шерде. Бу белемн?рне беркем бел?н д? уртаклашырга ярамый. «Син боларны? берсен д? белмисе?. Кир?кле чагы?да гына х?терлисе? д?, кир?ге бетк?ч онытасы?, – дип кабатлады ул ?зен?. – Аш си?а ачыкканда гына кир?к, йокы – арыганда гына. ?леге белем д? шулай ук. Ул си?а бары тик ниндидер м?сь?л?не чишк?нд? ген? кир?к…» Л?кин ул ?зен бу уйларына ышандыра алмады.

«А? асты?а беркетеп куй, – диг?н иде профессор, – ?зе?не? гыйлемле ик?не?не а?лаган к?нн?н алып, син – куркыныч кеше.»

Кин?т Илдар буыннарыны? йомшарып кит?ен тойды. Ул, сы?ар кулы бел?н ?ст?лг? таянып, акрын гына креслога килеп утырды. Мондый очракта б?лм? аны юатырга тырышыр, нинди д? булса музыка куяр, рухын д?валарлык импульслар ?иб?рер иде. ?мма а?а беркем д? ярд?м итм?де. Автоматик хезм?тл?ндер? системасын ул с?ндерг?н иде. Хатыны – ваннада. Й?р?ге? ярылып ?лс?? д?, й?гереп кил?че булмас. Ул креслога утырды да ?ст?лг? башын салып тынып калды. К?зг? б?релеп торган с?б?п булмаса да, ул ?зе ?чен барысы да ?зг?рг?нен яхшы а?лый иде. Гад?тл?нг?н тормыш инде артта калды. Ул х?зер – шушы соклангыч д?ньяны? гади бер галиме т?гел, ул куркыныч кеше иде.

Илдар кулындагы табылдыкка тагын беркад?р карап торды да беренче битен ачты. Тамгаларга к?з й?гертте.

Х?зер эш б?лм?сенн?н тиз ген? чыга алмаячагын чамалый иде инде. Бу китап монда бер д? юктан гына п?йда булмаган, ??м Илдар аны укырга, н?къ мен? х?зер, н?къ шушы вакытта укырга тиеш иде.

10

«КИТАП» тан ?зекл?р

* * *

Ми?а калса, б?тенесе д? гади ген? бер б?х?ст?н башланды.

Даутовны сез бел?сез мик?н?.. Абрар Муса улын… ? минем б?генгед?й к?з алдымда ?ле.

Телевизор экраннарыннан да, газета?журнал битл?ренн?н д? бик с?йкемле булып к?рен?. Озын буйлы, зифа г??д?ле. Б?др?л?небр?к торган ко?гырт ч?чл?ре тагын да ныграк с?йкемлелек ?ст?п ?иб?р?. ? елмайганда ялтырап китк?н тигез тешл?ре к?зне? явын алырлык д?р???д? булып, аны? елмаюын тагы да яктырак ит?. ?лб?тт?, ?г?р ул акыллы фикерл?ре бел?н к??елл?рне яуламаса, боларны? берсе д?, х?тта Айдар Галимовныкына1 охшабрак торган б?рхет тавышы да шаккатыра алмас иде. Ул ??рбер с?зен н?къ ?з вакытында, н?къ ?з урынында ?йт?. ??м ??рвакыт син к?тк?н, син ишетерг? тел?г?н фикерне ?иткер?. Телевизор караганда да, газета укыганда да аны тел?кт?ше?, фикерд?ше? итеп к?р?се? ??м х?тта ?з м?нф?гатьл?ре?? каршы кил? торган уйлары бел?н д? бер каршылыксыз килеш?се?. Бер с?з бел?н ?йтк?нд?, к?з сирп? бел?н хатын?кызны? акылын ?уйдырырлык, ? ир?атларда х?рм?т уятырлык ш?хес. Мо?а тагын аны? бик югары урында утыруын, бик бай ?ф?нде булуын ??м ?йл?нм?г?нлеген д? ?ст?с??…

Ул чакта Даутов бик билгеле кеше т?гел иде ?ле. ?лб?тт?, ?з даир?сенд?, с?ясм?нн?р ??м бай т?р?л?р арасында аны? абруе элек т? зур иде, ? ил буенча… ??рх?лд?, ул вакытта мин аны? кем ик?нен д? белми идем.

Мин ул вакытта бары тик язучылык бел?н ген? ш?гыльл?н? идем. Б?ген безне? ??н?р кешел?рен х?терл??че юк диярлек инде. «?д?бият» диг?н т?шенч? кулланылыштан т?шеп калды. Ул чорда да бу эш лоторея уены сыманрак н?рс? иде – й? у?ышка иреш?се?, яки ирешмисе?. ?леше?? шушы ике юлны? кайсы т?шс? д?, ?зе?не б?хетле дип саный алмыйсы?, ч?нки китаплары? алып килг?н д?р??? сине мул, иркен тормышка чыгармый. Бу – аз санлы халыкны? ?дипл?ре ?лешен? т?шк?н котылгысыз язмыш. ??м и?атчыларны? барысы да моны а?лап, чамалап тора. Д?ресен ?йтк?нд?, алар бел?н матди табыш артыннан куу тел?ге идар? итми, алар язган ?с?рл?ре бел?н халыкны? яш?ешен биз?рг?, к??елен матурларга омтылалар ??м ?зл?рен рух сакчысы итеп к?р?л?р. Бу кыланышлары ?чен аларны бер??л?р изгег?, бер??л?р сантыйга ис?пли. Мин д? мен? шул кавемне? бер кис?ге идем.

Язылган ?с?рл?р бик к?п, тик аларны? берсе д? китап булып чыкмый, ??м мин очраклы акчага к?н к?реп яш?рг? м??б?р идем. Бер?р повесть журналларда д?нья к?рс?, бу бик зур вакыйгага ?йл?н?. Юк, укучылар ?чен т?гел, ? минем ?чен. Укучылар арасында да й? телефоннан шылтыратып, й? ?земне очратып мактап яки с?геп кит?чел?р табыла, л?кин к?пчелек аларны укымый, укыса да ошатмый, ошатса да, энд?шми калуны хуп к?р?. ? минем ?чен укучылар фикере артык м??им д? т?гел кебек, ?с?рне? басылып чыгуы ?зе ?к с?енеч – ч?нки ярыйсы гына гонорар т?лил?р, ??рх?лд?, минем ярлы язмышымда ул бик зур булып к?рен? иде.

Мин китап кибетл?рен? керм?ск? тырышам, андагы кишт?л?рд? тезелеп торган чит ил язучыларыны? унар?егермеш?р том китапларын к?рг?н саен, ?аным ?рни, мин д? алардан ким т?гел бит, мин д?, шулкад?р китаплар чыгарып, данлыклы ??м б?йсез язучы булып яши алыр идем, дип уйлыйм. Бу уй минем б?тен к?ефемне кыра, ?земне? мескенлегемне иск? т?шер?. Кайчагында х?тта ?з талантларын бар дип белм?г?н халкыма да, аны шушы х?лг? т?шерг?н ата?бабаларга да р?н?еп куям. К?п санлы, д??л?тле милл?т булсак, безне? китапларны укучылар да к?п булыр иде. Китап кадерен белг?н кешел?ребез к?п булса, халыкны? ?з??зен? булган ихтирамы артыр, ул ?з тормышына аек к?з бел?н карар д?р???д? булыр иде. ??м б?йсез, иркен тормышлы и?атчылар тагы да яхшырак ?с?рл?р язар иде. Бу «иде» л?рне санап кына бетерерлек т?гел. ??м алар ми?а беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

Бернич? ай элек кен? «Китап» н?шриятыны? директорына кереп чыккан идем. Калын гына бер?р китап чыгарып булмасмы дип инде. Ул болай диде: «Без ??р авторны? ?ыентыгын биш елга бер ген? чыгарабыз. Сине? китабы? былтыр гына д?нья к?рде, шулай булгач, тагы д?рт ел к?т?рг? туры килер».

Язучы биш елга бер китап кына язып тора алмый, ??м биш елга бер ген? китап язган кешене «язучы» дип атау да д?рес т?гелдер. Дим?к, безд? язучылыкны юк ит? к?ренеше д??л?т н?шриятлары д?р???сенд? р?смил?штерелг?н булып чыга. Мин директорга мондый н?рс?не? ?д?биятны – дим?к, м?д?ниятне? умыртка с?яген – бетер?г? юн?лтелг?н гам?л ик?нен а?латырга тырышып карадым. ?мма ул берни д? ишетерг? тел?м?де. ??м мин ?метсезлекк? бирелеп чыгып киттем. К??елд? ?рн? иде. Юк, ?зем китап чыгара алмаган ?чен т?гел… ? н?шрият директоры булып утырган кешел?рне? шундый м?н?с?б?те, ?з халкына булган битарафлыгы ?чен. ?г?р эшл?р шулай барса, бер ун?унбиш елдан безне? телд? китап укырлык ад?м калмаячак, ? бер й?з?й?з илле ел узуга, ?ирд? яш??че милл?тл?р исемлегенн?н б?тенл?й югалачакбыз. Шуны беркем д? а?ламый мик?нни со??! А?лыйлар инде, ?лб?тт?. Л?кин беркем д? моны? ?чен борчылмый. К?нд?лек м?ш?катьл?р, корсак х?ст?ре янында ул чынбарлык булып тоелмый, тоелса да, бик т? ерак, безне? гомерд? ген? килеп ?итм?стер кебек тоела. Бу, к?р?се?, югалуга дучар ителг?н халыкларны? бер ?зенч?легедер инде.

Нишлисе?, мескен халыкны? язучылары б?хетле була алмый.

Мин ?з халкымны? мен? шундый б?хетсез бер баласы идем. Ул м?лл?рд? мин ?з б?хетсезлегемне аермачык к?р? идем: я?а роман бел?н булашып, д?ньямны онытканмын – бурычка да х?тсез керелг?н ик?н, ? т?л?рг? бер тиен д? акчам юк. ??м и? аянычы – тиз ген? эшл?п алырлык м?мкинлек т? юк иде. ???тк? сорап торырлык кешел?р турында авыз да ачасы т?гел – монысы ?йтм?с?м д? а?лашыладыр. Акча, ?лб?тт?, б?хетсез кешене б?хетле ит? торган н?рс? т?гел. ?мма аны? бер серле ягы бар – кес??д? акча? бетс?, ?зе?не мескен итебр?к тоя башлыйсы?. ??м к??еле?? корт булып оялаган шушы тойгы сине, чынлап та, мескенг? ?йл?ндер?. ?з??зе?не кимсетерг? тотынасы?… ? бу д?ньяда беркем д? (беркем д?!) сине ?з??зе?не кимсетк?н д?р???д? кимсет? алмый. Газапны? и? зурысы – ?з ?аны?ны ?зе? талаудыр ул.

?анымны? таланган чагы иде. Мо?а, ?лб?тт?, т?нне? х?лсезл?н?е д? с?б?пче булгандыр. Со?гы ?с?ремне? со?гы ноктасын куюга, мин ?земне? чиксез арыганлыгымны тойдым. Бу – берни бел?н д? ти?л?п булмаслык ал?у. Т?не?не? б?тен к?з?н?кл?ре берьюлы ??м аерым?аерым х?лсезл?неп таркала башлагандай була. Син ?крен ген? ?ебеп т?ш?се?…

Т??леген? ике??ч с?гать кен? йоклап, куе кофедан башка бернинди ризык та капмыйча айлар буена эшл?г?н и?атчыны? бу хал?тен а?ларга м?мкиндер.

Компьютер артыннан торуга, мин чайкалып куйдым ??м, егылып китм?с ?чен ?ст?лг? таянып, бертын басып тордым. Башымны артка борып, авып?нитеп китс?м аякны сузып иркенл?п йокларлык урын эзл?рг? маташтым. Б?лм?д? эш ?ст?ле бел?н китап шкафларыннан башка мебель юк иде. Кайда егылса? да, как ид?нг? т?ш?се?. Бары тик стеналарга башы?ны б?рм?слек итеп кен? аварга кир?к. Бу инде ?йр?нелг?н н?рс? иде…

Кин?т х?лсезлек юкка чыккандай тоелды. Мин башта мо?а аптырабрак калдым. С?б?бен со?ыннан гына а?ладым. Ачык т?р?з?д?н керг?н т?мле аш исе с?б?пче иде. Авыздан сулар килде. Мин ирексезд?н т?р?з?г? тартылдым. Кемдер балык кыздыра иде. Т?р?з?д?н карап кына тамагым туймасын а?лап, кухняга атладым. Аяклар мамык сыман тоелды. Мин ач идем. ??м шушы ачлыктан б?тен т?нем калтырана иде. Дерелд?г?н кулларым бел?н суыткыч ишеген ачтым ??м шатлыктан улап ?иб?рдем. Полиэтилен пакетта бер минтай балыгы калган иде. Аны? эрег?нен д? к?теп тормастан, табага салдым. Мин балык яратам. ??м аны кибетт?н тактасы бел?н алып кайтып, к?ненд? ?к тазартып, тозын?ф?л?нен сибеп ?зерл?п куям, со?ыннан бары тик суыткычтан алып табага ыргытасы гына кала. ?ле ?земне? шушы гад?тем ?чен с?енеп беталмадым. Балык пешеп чыкканчы ч?йни торырга бер?р ризык юкмы дип, тагын суыткычны ачтым. Берни д? юк иде. Буп?буш. Икм?к савытында да моннан бер атна чамасы элек алынган йодрык зурлык булка кис?генн?н башка н?рс? табылмады. Мин аны шундук диярлек кимереп бетердем. Бер мизгелг? бу д?ньяда каткан булка кис?генн?н д? т?млер?к берни д? юктыр сыман тоелды. ??м мин бу уемны бик м?з?кк? к?реп елмаеп куйдым. Ул арада балык пеште, ??м бернич? секунд эченд? кылчыклары гына калды. Ул искиткеч д?р???д? т?мле иде.

Мин, ?лб?тт?, туймадым. Л?кин т?немне? калтырануы юкка чыкты, х?л кереп китк?нд?й булды. Х?зер минем ашыйсы кил? тел?ген ?и??рлек кен? к?чем бар иде. Х?зер р?х?тл?неп йокларга да була.

Л?кин прихожийдагы к?зге алдындагы к?газьл?рне к?р?г?, йокы очты. Болар минем бурычлар иде: фатирга, телефонга, электр энергиясен?… ??м башкалар… Барлыгы сигез ме?г? якын… «Тагын дус?ишл?рг?, таныш?белешл?рг?… – дип ?ст?дем мин к??елемн?н. – Тагын шул тир?… Барлыгы уналты ме? чамасы…» Бу ми?а, кес?сенд? бер тиен д? акчасы булмаган ад?мг?, ярыйсы ук зур сумма иде.

Мин ян? компьютер артына барып утырдым. Арыганлык та, ашыйсы кил? тел?ге д? юк иде инде. Беркайда да басылмаган ?с?рл?ремне кабат карап чыктым. ??р повестем ?чен бер ген? ме? сум т?л?с?л?р д?, ?леге бурычларым ми?а бик т? кечкен? булып каласы ик?н… Бер повесть ?чен бер ме?! Бу – искиткеч арзан хак, бушка эшл?? кебек. Л?кин мин б?тен авторлык хокуклары бел?н аларны шул бер ме?г? сатарга да риза идем. Ходай ми?а талантны да, с?лам?тлекне д? бирг?н. Мин яза алам, язам… Мондый ?с?рл?р ?ле тагын булып торыр… Ми?а алар ж?л т?гел… Л?кин и? аянычы шул – ул повестьларны минн?н х?тта шул бер ме?г? д? алырга тел?г?н кеше юк иде.

Ярлылыгымнан бигр?к, кир?ксезлегемне тою авыр иде. ?йе, мин ?йб?т язучы. ?йе, талантлы. К?п эшли торган. Л?кин беркемг? д? кир?кмим. ?зем д?, ?с?рл?рем д?. ??м бу – коточкыч.

?лб?тт?, тормышымны? б?тен максаты баю яки акча табу гына булса, мин бик аптырап тормас идем. Башы эшл?г?н ад?мг? бу – авыр н?рс? т?гел. Аннан со?, минем кул?аяклар да яхшы эшли. Пистолеттан яхшы атам. Сугыша бел?м. Х?тта гадид?н?гади юлбасар гына булсам да, ?з тамагымны ?зем туйдырып, ?итеш тормышта гомер ит?р идем.

? язучы булып… Татар язучысы булып… Эх?х…

К?р?се?, мин милл?т дип ч?чр?п й?ри торган кеше т?гелмендер. Кайчагында ??мгыятьт?ге процессларны? тизр?к булуын к?тк?н сыман тоелам. Югаласы милл?тл?р тиз ген? югалсын да, бер ген? халык булып яши башлыйк инде, дип уйлыйм. ?ирд?шл?р булып. Агонияне ник сузарга инде?! ?ичьюгы, бер проблемадан – тел проблемасыннан азат булыр идек. Бер ?к шартларда и?ат ит?р идек. ? ?зем ?леге х?лне к?з алдына китер? алмыйм. Т?рле т?б?кл?рд? яш?г?н халыкларны? милли ?зенч?лекл?ре юкка чыккач, ?д?бият та югалыр сыман тоела. Югалмаса да, ул кызык булмас, ниндидер калыпка гына ?верелер кебек. Белмим, б?лки, хаталанамдыр.

Мин ?земне? хаталануымны телим. ?леге уйларны? чынбарлыктан ерак торуын телим. Аларны акчасызлык ??м к??ел т?шенкелеге н?ти??сенд? барлыкка килг?н иллюзия ген? итеп к?р?сем кил?. Ачлыктан тилмерг?н кешене? к?зен? т?рле ш??л?л?р, ?р?кл?р к?рен? башлый ик?н, дип ишетк?нем бар. ?леге уйларны? да авыр х?лд? яш?г?н язучыны? к?зен? к?ренг?н шул ?р?кл?р сыман н?рс? ген? булуын телим…

Белмим, уйлар ташкыны мине кайсы ярларга илтеп ыргытыр иде, б?хетк? каршы, телефон шылтырады. Мин бераз аптырап калдым. Мо?арчы шылтыраганы булмагач, телефон турында б?тенл?й онытканмын, акча т?л?м?г?н ?чен, аны к?пт?н с?ндерг?нн?рдер инде, дип уйлый идем. ??м га??пл?н? катыш шатлык бел?н трубкага ?релдем. Шатлыгым баягы уйларны? д?рес т?геллеге исбатлана башлаудан иде. Дим?к, беркемг? д? кир?кмим диюем – хата, дим?к, мин ?ле кемг?дер кир?кмен. Дим?к, б?т?н уйларым да…

– Илгиз?р, х?лл?ре? ничек? – Бу тавыш ми?а таныш иде. Концертлар алып баручы юморист егет Х?мит. Сатирик хик?ял?р сорап шылтыратуыдыр инде. Минем д?шми торуымны ?н?мич?, ул тагын кабатлады: – Х?лл?ре? ничек, дим!

– ?йб?т шул… – дип елмайдым мин, остазым Атнабайны?2 с?зл?рен кабатлап. – ?зем д? шу?а аптырап утырам ?ле…

– Си?а бер йомыш бар иде…

– Бел?м, – дип б?лдердем мин аны, – йомышы? т?шм?с?, х?л сорап шылтыратмыйсы? инде син…

Ул минем с?зне ишетм?де д? бугай, ?зенекен тезде:
<< 1 ... 5 6 7 8 9 10 11 >>
На страницу:
9 из 11