Оценить:
 Рейтинг: 0

Китап (роман)

Год написания книги
2017
<< 1 ... 3 4 5 6 7 8 9 10 11 >>
На страницу:
7 из 11
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

– Юк… – диде Илдар, ?и?ел сулап. – Анда аяк та басмадым ?ле…

– Ярый, ?лгерерсе?… – Профессор а?а сынап карап торды. – Тик бер ки??шем бар. Эш б?лм??не с?ндереп куй. Вак?т?як н?рс?л?рд?, ?лб?тт?, булыша ул. ?мма фикерне гел читк?, гел кир?ксез н?рс?г? юн?лтеп тик тора. Ул йорт – ял ит?р ?чен, р?х?тл?неп, л?зз?тл?неп яш?р ?чен. ?мма ул эш ?чен бармый. Шу?а к?р? и? беренче итеп аны с?ндереп куй. ??м алай ит?е? турында беркемг? д? ?йтм?.

Илдар елмайды:

– Со? аны ?йтеп торасы бармыни?! С?ндер? бел?н билгеле була ич!

– Юк! – Профессор т?ш кес?сенн?н кечкен? диск тартып чыгарды. – Мен? кайда аны? даруы. Идар? ит? пультына кереп, андагы дискны мен? шушыны? бел?н алыштырып кына куясы?. ??м в?сс?лам! Б?тен система т?г?л эшли. ? сине? эш б?лм??не? с?ндерел?е турында беркем д? белми.

– Ничек инде?! – Илдар шаяртмыймы ик?н диг?нд?й сынап карады. – Алай булмый бит!

– Кил ?ле монда. – Рамил ?хм?тович аны т?р?з? янына алып килде. – Н?рс? к?р?се??

– Урам…

– Х?зер мен? бу кинокамера аша кара. – Профессор, ?ст?л тартмасыннан кечкен? кинокамера алып, Илдарга тоттырды. – Кинога т?шер урамны.

Илдар бертын урам к?ренешен т?шерде д? профессорга борылды:

– Шуннан н?рс??

– Мен? болай. Сине? кулы?да – урамны к?з?терг? куелган камера. Ул урамда нил?р булганын т?шер?. ? сакчы – ?йтик, урамдагы т?ртип ?чен ?авап бир?че кеше – шушы камерадан к?з?т?. ?г?р урамда ниндидер гад?тт?н тыш к?ренеш бар ик?н, ул шундук тиешле ?ирг? х?б?р ит?. Х?зер без шушы камерадагы дискны алыштырып куябыз…

Рамил ?хм?тович чынлап та дискны алыштырды.

– Мен? кара, – дип, ул камераны кабат Илдарга бирде. – Н?рс? к?р?се??

– Урам к?ренеше…

– А?лады?мы инде?! – Профессор, ни?аять, т?шендер? алуына с?енг?н кебек иде. – Сине? камерада да – урам к?ренеше. Гад?ти урам к?ренеше. ??м син, шушы к?ренешк? карап, урамда барысы да т?ртипт? дип уйлыйсы?…

– ? асылда мин чынбарлыктагы урамны т?гел, ? алдан т?шерелг?н н?рс?л?рне к?р?м… Шулаймы?!

– Сине? эш б?лм?? бел?н д? шундый ук принцип килеп чыга. Аз гына катлаулырак процесс. ?мма нигезенд? шушы к?ренеш ята. ??м бел?се?ме н?рс??

– Н?рс??

– Мин ул дискны си?а б?л?к ит?м.

Илдар елмайды:

– Р?хм?т, Рамил ?хм?тович…

– Ярый. ?мма б?лм??не? с?ндерел?е хакында беркемг? д?, х?тта хатыны?а да ?йтм?. Килештекме?!

– Килештек.

– М?.

Икесе д? к?лешеп алдылар.

– Моннан ары си?а ?йд? д? эшл?рг? туры кил?ч?к, – диде профессор, ?зене? юмартлыгы ?чен акланырга тел?г?нд?й. – К?бесенч? ?йд? эшл?рг? туры кил?ч?к. ??м мин сине? юкка?барга б?лен?е?не тел?мим.

– А?лашыла…

– ??м тагы бер н?рс?. – Профессорны? кулында кечкен? флакон п?йда булды. – Мен? бу сыекчаны син б?ген ?к, ?е?? алып кайтып, и? ышанычлы урыны?а яшереп куясы?. Мин аны? н?рс? ик?нен д?, ни ?чен кир?клеген д? ?йтмим. Вакыты ?итк?ч, син аны кайда, кайчан ??м ничек кулланырга кир?ген ?зе? а?лаячаксы?. Килештекме?!

– Килештек.

– М?.

Профессор тагын к?леп ?иб?рде. А?а Илдар да кушылды.

– ? х?зер, – профессор тагын ?итдил?нде, – без сине? с?ях?те? турында с?йл?шерг? тиешбез. ?леге т??риб?не син ничек к?рде?, нил?р кичерде?, гомум?н, бу вакыйга турында н?рс?л?р х?терлисе? – барысын да т?кми?ч?чми с?йл?п бирерг? тиешсе?.

– Килештек… – дип елмайды Илдар.

– Ярый, син ?зерл?н? тор, ? мин мен? монда бераз т?ртип урнаштырам.

Профессор ?ст?л артына барып утырды. Илдар ?зене? к?рг?нн?рен б?ртекл?п с?йл?рг? ?ыенды ??м елмаеп куйды. С?йл?рлек берн?рс? д? юк иде. Профессор озак утырмады.

– Башладыкмы? – диде ул ?ст?лд?н тору бел?н. – Син ?зерме?

– ?зерен??зер… – Илдар гаепле елмаеп куйды. – Л?кин мин берни д? с?йли алмыйм. Зифа бел?гем? укол ясады ??м… ??м мин ванна эченд?ге су т?бенд? уянып киттем… Бары тик шул гына…

Профессор а?а бертын сынап карап торды да елмаеп ?иб?рде:

– Ярый. Шунысы да бик ?итк?н. Син б?ген арыгансы?дыр инде. Кайтырга да м?мкиндер.

8

Илдар чыгып китк?ч, Рамил ?хм?тович ?залдына елмаеп куйды. Ул аннан да, ?зенн?н д? кан?гать иде. Б?генге т??риб?л?р у?ышлы ?тте. ?лб?тт?, бу ?ле – алда торган зур эшне? башы гына, ?мма Илдар – нык характерлы егет, ??м профессорны? а?а ышанычы чиксез иде.

Рамил ?хм?тович лаборатория бел?н идар? ит? б?лм?сен? керде. Бу кечкен?, метр ярымга метр ярымлык кына б?лм? иде. Ишект?н узу бел?н, каршыда идар? ит? ?ст?ле тора, ?ст?лне? буеннан?буена стенага беркетеп эшл?нг?н яссы мониторлар тезелеп китк?н, аларда б?лекне? д?рт б?лм?се д? к?рен? иде. Профессор, ?ст?л янына килеп, т?йм?л?рг? баскалады. Экраннарда бернинди д? ?зг?реш булмады, бары тик ?ст?л астындагы процессорны? диск куйгычы гына ачылып китте…

Бу – Илдарга биреп ?иб?рг?н диск шикелле н?рс? иде, лабораторияне? автоматлаштырылган хезм?тл?ндер? системасын ?лешч? с?ндереп тора. Рамил ?хм?тович аны эшенд? д?, ?йд? д? гел с?ндереп куя иде. ?леге системаны санга сукмаган ?чен т?гел. Юк. Бары тик ул ?леге тормышны башка галимн?рд?н яхшырак а?лый, ??м ?леге система у?айлыклар тудыру бел?н берг? ??рбер кешене к?з?т?, уч т?бенд? тоту ?чен эшл?нг?нен д? бел? иде. Урамнарда да, аулаграк урыннарда да – беркайда да т?ртип сакчылары й?рми. ?мма ?инаятьчелек б?тенл?й юк диярлек. Кешене? а? ??м акыл д?р???се югарырак булган ?чен т?гел, ?лб?тт?. Бары тик к?нк?решне? б?тен ?лк?сен? д? ?теп керг?н автоматик хезм?тл?ндер?, ? асылда, автоматик к?з?т? системасы, ? тагы да т?г?лр?к итеп ?йтк?нд?, автоматик идар? ит? системасы булганга. Сине? ??рбер адымы?ны, уйлары?ны, импульслары?ны к?з?т? астында тота торган система…

Профессорны? Илдарны юк?бар с?зл?р бел?н игътибарны алып, тоткарлап торуы да аны? лабораторияд? н?рс?л?р бел?н ш?гыльл?н?ен оныттыру ?чен иде. Ваннадан чыгу бел?н кадаган укол ?з эшен эшл?п ?лгерг?нче, Илдар беркая да чыгарга тиеш т?гел иде. Юкса аларны? монда н?рс? бел?н ш?гыльл?н?е шул мизгелд? ?к билгеле булачак. ? бу – ??лак?т диг?н с?з.

Аны? кул астындагылар ?зл?рене? перфторуглеродлар тудырган м?мкинлекне файдалану юлларын эзл?? бел?н ш?гыльл?н?ен? чынлап та ышана иде. Бу га??п т?гел. Алар яш?г?н д?ньяда ??р ун кешене? берсе галим, ??м алар нинди д? булса ачыш ясау бел?н м?шгуль. Чынлап та, зур ачышлар ясыйлар, ??м бу ачышларны? бернич? гасыр элек ?к билгеле булганлыгы турында б?тенл?й белмил?р иде.

Бу д?ньяда тормышны? асылын а?лаучылар бармак бел?н ген? санарлык, ??м аларны? язмышы – кыл ?стенд?. Профессор Гаск?ров шундыйларны? берсе иде. ?мма ул ?зе ачкан чынбарлыкны ?зе к?т?р? алмыйча ??лак булды. Бу да га??п т?гел. Тормышка к?зл?ре ачылгач, акылдан шашучылар да, й?р?ге ярылып ?л?чел?р д? аз булмас ?ле. Шу?а да нык характерлы, салкын акыллы кешел?р кир?к. ?мма андыйларны табу ай??ай авыр. Рамил ?хм?товичны? б?тен ышанычы Илдар иде…

Рамил ?хм?тович т??риб?л?р ?тк?р? б?лм?сен? чыкты. Идар? пультыны? т?йм?л?рен? баскалады. Бераздан б?лм? уртасында баягы пыяла ванна п?йда булды. Шул арада ук эшк? керешк?н алтынсыман т?ст?ге бел?к юанлыгы сыек торбалар аны з??г?рсу сыекча бел?н тутыра башлады. Рамил ?хм?тович приборлар шкафына килеп аннан шприц алды, кир?кле флаконнан сыекча суыртты. Шприцлар ик?? иде. Ул аларны? икесен д? тутырды да, азак берсен зуррак флаконга бушатты. Тулы шприцны бел?ген? кадады. Авыртудан б?тен мускуллары киерелде. ?мма профессор бирешм?де. ?зе кулланган шприц бел?н флаконны ул кабат ниндидер сыекчалар бел?н тутырды да шкаф ш?рлегене? т?бен?р?к тыкты. ? бая ук бушатып куйганнарын ванна янындагы тумбочкага алып килде. А?а ??рбер х?р?к?т зур авырлык бел?н бирел? иде. Аякларын к?чк? к?т?реп ванна янындагы кел?мг? басты, ??м шундук диярлек ?стенд?ге киемн?ре юкка чыкты да, махсус трусиктан гына калды. Профессорны? тамырлары б?ртеп, б?тен т?не яшькелт з??г?р т?ск? керг?н иде. Ул, бар ихтыярын туплап, ваннага килде. Аякларын к?т?рерлек х?ле юк иде. Ул бертын уйланып торгандай итте. ??м ваннага арты бел?н борылды, ике кулы бел?н аны? ике як читен? таянып, акрын гына эчк? шуып т?ште.

– Карале, ничек шулай булдыра ала ул! – Экранга т?б?леп утыручы ирл?рне? берсе телен шартлатып куйды. – Бер тамчы су да ч?чр?м?де…

?мма ипт?ше аны? соклануларын б?лешм?де. Ул кечкен? буйлы ябык г??д?ле ад?м иде. Башыны? алгы ягы пел?шл?неп, лепк?сен? кад?р менг?нлект?н, аны мондагы акыл иял?рене? берсе дип уйларга м?мкин. Л?кин ул – бернинди д? галим т?гел, ? бары тик Ф?нн?р академиясене? эчке т?ртип буенча гади хезм?тк?ре ген?. Х?ер, аны? вазифасы галимн?рг? караганда югарырак б?ял?н?, ??рх?лд?, т?ртип сакчыларын катлаулы тестлар ярд?менд? сынап, и? ышанычлы кешел?рд?н ген? билгелил?р иде.
<< 1 ... 3 4 5 6 7 8 9 10 11 >>
На страницу:
7 из 11